D витамины кеше кояшта булганда синтезлана. Әмма Русиядә халкы бу витаминга кытлык кичерә, шуңа да аны ризыктан алу аеруча мөһим. Бу хакта “Газета.Ru " басмасына Пирогов университетының онкология һәм нур терапиясе кафедрасы доценты Николай Кудашкин сөйләгән.
"D витаминын без кояштан алабыз. Ләкин ул тире яман шеше үсешенә китерә дигән мәгълүмат бар. Ультрафиолет нурланышы тәэсирендә тиредә яман шеш барлыкка килү куркынычы зур. D витамины кояш яктысыннан тыш, азык-төлектә дә җитәрлек. Мәсәлән, D витамины югары булган балык мае, горбуша, семга, скумбрия, кета, сөләйман балыгы, форель, еланбалык, палтус, тәрәч бавыры, йомырка сарысы, акмай, каты сырлар һәм башка ризыклар рационда булырга тиеш”, — дип аңлата табиб.
Кояш яктысы җитмәү төрле авыруларга сәбәпче булырга мөмкин, ләкин тиредә яман шеш барлыкка килү куркынычын киметү өчен артык кызынудан сакланырга, кояшта януга юл куймаска кирәк.
"Кояштан саклаучы кремнар куллану тирегә ультрафиолет нурланышның зарарлы тәэсирен киметә. Аларны кояш нурларына сизгерлеге булган кешеләргә куллану мөһим. Гадәттә ак тәнле, чәчле кешеләр кояшта тиз яна", - ди табиб.
Автор фотосы.