Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәте билгеләвенчә, өлкәннәр өчен уртача су эчү көненә гәүдә авырлыгыннан — ике-дүрт процентка, ә бала өчен унбиш процентка кадәр тәшкил итә.
Әмма суга ихтыяҗ тыштагы һава температурасына, физик активлык дәрәҗәсенә, гомум сәламәтлек торышына, яшькә һәм башка күп факторларга бәйле.
“Роспотребнадзор” организмга су җитмәүнең иртә билгеләре баш авырту, хәлсезлек, аппетит югалту, тән тиресенең кызаруы, баш әйләнү, авызның һәм күзләрнең кибүе, ашказаны әрнү булырга мөмкин, дип белдерә.
Организмда суның артык булуы бөер яки йөрәк авырулары булганда күзәтелә.
Автор фотосы.