Хроник арыганлык, хәлсезлек һәм үзеңне начар хис итү йөрәк-кан тамырлары авыруларының симптомнары булырга мөмкин. Бу хакта “РИА Новости”га Кузбассның баш кардиологы, медицина фәннәре кандидаты, академик Алексей Алексеенко сөйләгән.
Табиб билгеләвенчә, йөрәк авыруын ачыклау өчен беренче тапкыр барлыкка килгән симптомнарга игътибар итәргә кирәк.
"Мәсәлән, бу арыганлык, хәлсезлек тойгысы, ягъни гадәти физик йөкләнешләрнең кешегә авырлык белән бирелә башлавы”, — ди кардиолог.
Шулай ук күкрәк артында барлыкка килгән — ишемик авыртуларга игътибар итәргә кирәк.
"Мондый авырту бер урында түгел, кайдадыр кабыргалар арасында барлыкка килә һәм күкрәккә бирә. Ул авырту сул яклап кулга, калак сөяге астына, муенга, тешләрнең аскы казналыгына да бирә ала, - дип ассызыклады Алексеенко.
Физик эш вакытында сулыш алу авырлашу хәвефле симптом булырга мөмкин. Әгәр мондый хис беренче тапкыр барлыкка килә икән — бу табибка мөрәҗәгать итәргә һәм аның барлыкка килү сәбәбен эзләргә җитди сәбәп, ди кардиолог.
Автор фотосы.