Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
14 февраль , 10:15

Мәчесен дә керләр белән юган...

Өстәвенә, кер юуу машинасының ишеген ачып булмаган.

Мәчесен дә керләр белән юган...
Мәчесен дә керләр белән юган...

Мәскәүдә яшәүче хатын очраклы рәвештә Джой кушаматлы йорт мәчесен керләр белән бергә юган. Барабанда әйберләре белән бергә җанварының да юылганын күреп, куркып калган хатын коткаручыларга шалтыраткан. Өстәвенә, кер юуу машинасының ишеген ача алмаган.

Коткаручылар хуҗа хатынга, барабан эченә һава керә башласын өчен порошок салу бүлеген һәм, су дәрәҗәсен киметү өчен, машина астындагы агызу клапанын ашыгыч рәвештә тиз генә ачарга киңәш иткәннәр.

Чакыру урынына килеп җиткәч коткаручылар машина ишеген ача алганнар һәм мәчене иреккә чыгарганнар. Джойны сөлгегә төреп киптергәннәр, ә бераз хәлләнгәч, шок кичергән мәчене ашатканнар.

Хуҗабикәләр, кер юуу машинасын эшләтеп  җибәрер алдыннан яхшылап карагыз: сезнең мәчегез дә барабан эченә кереп утырмаганмы?!

Фото: видеодан скрин

 

Автор: Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас