Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
15 февраль , 10:55

Чәй тәмле булсын өчен

Чәй тәмле дә, файдалы да булсын дисәгез, берничә киңәшне истә тотыгыз.

Чәй тәмле булсын өчен
Чәй тәмле булсын өчен

Чәйне фарфор, яки фаянс савытларда саклау әйбәт. Шулай ук, аны капкачлы пыяла банкаларда (флаконнарда) тотарга да була. Тик менә металлдан, пластмассадан, пластиктан ясалган савытларда һич кенә дә  сакларга ярамый. Кибеттә сатылган кәгазь-фольгалы капта да аны бик озак тотарга киңәш ителми, чөнки ул ят исләрне һәм дымны үзенә тиз сеңдерә.

Чәйгә дигән суны озак кайнатырга ярамый. Алай иткәндә ул тәмсезләнә, катылана һәм хуш исен югалта.

Әгәр сез суны кат-кат кайнатасыз икән, тәмле чәй эчәм дип көтмәгез дә. Бигрәк тә бер тапкыр кайнатылган суга яңасын өстәсәң, аның сыйфаты начарлана.

Чәй пешергәндә якында гына исле ризыклар (балык, чи ит, дуңгыз мае) булмавы яхшы, алар да чәйнең тәмен үзгәртә.

Чәйне металл савытта пешерергә ярамый. Иң яхшысы – фарфор чәйнек. Чәйне пешергәндә утка куеп кайнатмагыз. Ул куе төскә керсә дә, файдасы калмый.

Чәй өстенә кайнар су койганчы, бер кисәк шикәр салып җибәрсәң, ул тагын да тәмләнә. Иң мөһиме - чәйнекне махсус каплагыч яки тастымал белән биш-ун минутка томалап куегыз.

 

Автор фотосы.

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас