Мәскәү шәһәре сәламәтлек саклау департаментында бозылган ризыкларны куллануның куркыныч булуы турында искәрттеләр. Мондый азык-төлектә патоген бактерияләр актив үрчи башлый, бу җитди агулануга китерергә мөмкин, ди белгечләр.
Күгәрек, черегән урынны кисеп ташлап яисә термик эшкәртү юлы белән “коткарырга" тырышмагыз, агулану куркынычы барыбер саклана.
Гастроэнтеролог Кристина Легкова билгеләвенчә, хәтта яраклылык вакыты узып, 12 сәгать вакыт үтү дә инфекцияләр куркынычын арттыра, бу балалар, өлкән яшьтәге һәм иммунитеты какшаган кешеләр өчен аеруча куркыныч. Сөт, ит, пешкән ашамлыклар кебек тиз бозыла торган ризыклар өчен бер көн вакыт узу җитди агулануга китерергә мөмкин.
"Яраклылык вакыты чыкканнан соң ризыкны куллану куркыныч. Аларда патоген бактерияләр актив үрчи башлый, бу көчле агулануга китерергә мөмкин", - дип билгели Легкова.
Яраклылык вакыты чыккан азык-төлекне куллану листериоз авыруы белән яный. Листерияләр суыткычта сакланган сөттә, сырларда, казылыкта, иттә, шул исәптән вакуум төргәкләрендә дә үрчергә мөмкин.
Автор фотосы.