Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
17 февраль , 11:05

Төнлә уянасызмы?

Табиб моның берничә сәбәбен аңлатты.

Төнлә уянасызмы?
Төнлә уянасызмы?

Сәбәпсез төнге уянулар гормональ үзгәрешләр һәм кандагы глюкоза дәрәҗәсенең үзгәрүе белән бәйле булырга мөмкин. Күп кешеләр якынча бер үк вакытта уяна - ешрак төнге өчләр тирәсендә.

Табиблар билгеләвенчә, иртәнге икедән дүрткә кадәр организм үзенчәлекле фазага керә: тәнне иртәнге уянуга әзерли торган гормон — кортизол дәрәҗәсе арта башлый. Бу процесс үзеннән-үзе физиологик, әмма хроник стресс яисә борчылу вакытында нерв системасы мондый үзгәрешләргә сизгеррәк була бара һәм бу кинәт уянуга китерергә мөмкин.

Тагын бер сәбәп –  кандагы шикәр дәрәҗәсе кимү булырга мөмкин. Иртәнге сәгатьләрдә ул табигый рәвештә кими, ләкин әгәр кимү көчлерәк булса, организм моны адреналин чыгару белән компенсацияли. Мондый гормональ чайкалу йөрәк тибешен тизләтергә мөмкин, шулай ук, төнлә эмоциональ реактивлык та көчәя. Йокы туймау кешене борчулы уйларга бирешүчәнрәк итә, шуңа күрә көндез әһәмиятсез булып тоелган кичерешләр караңгы вакытта җитдирәк булып кабул ителергә мөмкин.

Белгечләр әйтүенчә, уянудан курку, борчылу үзе үк проблеманы көчәйтергә сәләтле. Начар йокыны көтү киеренкелек дәрәҗәсен арттыра, стресс гормоннары эшләп чыгаруны көчәйтә, ул хроник йокысызлыкка һәм кәефнең начараюына китерергә мөмкин.

Автор фотосы.

Автор: Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас