Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
18 февраль , 06:45

Биш ризык иммунитетны ныгыта

Елның салкын вакытында сәламәтлеккә аеруча игътибарлы булыгыз.

Биш ризык иммунитетны ныгыта
Биш ризык иммунитетны ныгыта

Кышкы чорда балалар ашарга тиеш биш ризыкны беләсезме? Педиатрлар белдерүенчә, мондый ризыкларга беренче чиратта цитруслы җимешләр, кишер һәм чикләвек керә. Шулай ук салкында иммунитетка ярдәм итү өчен балык (лосось, тәрәч, хек) һәм хөрмә ашарга кирәк.

Цитруслылар С витаминына бай, ә кишердә бета-каротин бар, ул А витаминына әверелә, ә чикләвекләрдә файдалы майлар, Е витамины һәм магний күп. Бу ризыклар иммунитетны ныгыта, баш мие эшчәнлеген яхшырта һәм елның салкын вакытында энергияне сакларга ярдәм итә. Балык — D витамины чыганагы. А витаминына бай хөрмә күрү сәләтен яхшырта һәм иммунитетны ныгыта.

Составында анемияне профилактикалау өчен тимер, ашкайнату өчен клетчатка һәм энергия өчен табигый шикәрләр бар. Аны өлгергән һәм йомшак килеш бирсәң, ул балалар өчен аеруча файдалы.

 

Автор: Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас