Русия юристлары ассоциациясенең Краснодар төбәк бүлеге вәкиле Валентина Корсунова Ватанны саклаучылар көне алдыннан иң популяр мошенниклык схемалары турында сөйләде. Бу хакта “РИА Новости” яза.
“Ватанны саклаучылар көне алдыннан русиялеләр бик күп сатып алулар башкара, шул исәптән маркетплейсларда һәм интернет-кибетләрдә, мошенниклар, ялган тәкъдимнәр таратып, моннан һичшиксез файдалана”, – ди Корсунова.
Моннан тыш, мошенниклар почта һәм мессенджерларга банк картасы мәгълүматларын керткәннән соң файдаланырга мөмкин булган “отышлы” тәкъдимнәр белән реклама җибәрә. Корсунова шулай ук мондый хатларга сылтамаларда җайланмадан конфиденциаль мәгълүмат урларга яисә аның өстеннән читтән торып контроль алырга сәләтле зарарлы программалар яшеренергә мөмкин, дип кисәтте.
Автор фотосы.