Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
19 февраль , 14:55

Пушкин балачакта нинди тәбикмәк яраткан?

Арина Родионовна нәни Сашаны гадәти булмаган тәбикмәкләр белән сыйлаган.

Пушкин балачакта нинди тәбикмәк яраткан?
Пушкин балачакта нинди тәбикмәк яраткан?

Бөек урыс шагыйре Александр Пушкин балачагында Май чабу (Масленица) бәйрәмен аеруча көтеп алган.  Бу көнне аның яраткан нянясы Арина Родионовна гадәти булмаган тәбикмәкләр пешергән. Алар алсу төстә булулары белән нәни Сашаны . Сере бик гади: Арина Родионовна  тәбикмәк камырына бераз гына чөгендер суты салып җибәрә торган була.

Мондый тәбикмәк файдалымы? Әлбәттә! Чөгендер антиоксидантларга, калийга, фолатка һәм С витаминына бай, шуңа күрә тәбикмәккә бераз чөгендер суты салу аппетитлы алсу төс биреп кенә калмыйча, аларны витаминлаштыра да.

Әлбәттә, шуны аңлау мөһим, сәламәтлек һәм матдәләр алмашынуы ризыкның төсенә түгел, ә кешенең яшәү рәвешенә бәйле. Әмма кайбер нечкәлекләрне дә белергә кирәк. Мәсәлән, чөгендер нитратлар — азот кислотасы тозларын тупларга мөмкин. Алар үсемлеккә туфрактан табигый юл белән килә, нәкъ менә азот ашламаларын актив куллану аркасында артык күләмдә туплана. Сәламәт өлкән кеше өчен бу куркыныч тудырмый, әмма бөер авырулары булган кешеләргә, шулай ук балаларга һәм булачак әниләргә чөгендер куллануның нормасын билгеләү өчен алдан табиб белән киңәшләшергә кирәк.

Фото: mel.fm

Автор: Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас