Әгәр сезнең телефонда барлык мөһим мәгълүматлар бар икән, паспорт фотосы, кодлар, аларны аннан алып ташлау яхшырак. Телефоныгыз чит кешеләр кулына эләксә, ватылса, урласалар, бик кыен хәлдә калуыгыз ихтимал. “Объясняем.рф” һәм Эчке эшләр министрлыгының нинди шәхси мәгълүматны сакларга ярамавын аңлата.
Документлар
Паспорт сериясе һәм номеры, ИНН, СНИЛС, документлар фотосы — әлеге мәгълүматларны белеп, җинаятьчеләр кредит, заем рәсмиләштерергә яисә кешегә яңа телефон номеры теркәргә мөмкин.
Шәхси фотолар
Җинаятьчеләр алдау һәм шантаж өчен куллана ала торган фотолар һәм видеоларны облако кушымтасында яисә флешкада саклагыз.
Парольләр
Социаль челтәрләрдән һәм банк кушымталарыннан парольләрне телефондагы язмаларда сакламагыз. Аларны кәгазьгә язып куегыз яки парольләр менеджеры дигән махсус кушымтаны телефоныгызга урнаштырыгыз. Мондый кушымта гадәттә ышанычлы саклана.
Пароль сыйфатында исем, туган көн яисә телефон номерыгыздагы саннарны кулланасыз икән, мошенниклар аны тиз ачыклый һәм сезнең шәхси мәгълүматларыгызны белеп, кредит рәсмиләштерә алачак.
Банклардан килгән СМСлар
СМС буенча сатып алулар һәм хезмәт хакы күчерүләр турында мәгълүмат аша мошенниклар керемнәрегез турында белә ала, шуңа күрә вакыт-вакыт СМС-хәбәрләрне чистартыгыз.
Язышу
Шәхси чатлар – мошенниклар иң беренче шуларны тикшерә. Язышуларда булган документлар, парольләр һәм мәгълүматлар булган хәбәрләрне бетереп барыгыз. Чатны шулай ук облакога күчереп куярга була.
Элемтәләр исемлеге
Артык номерларны җуегыз, ә әһәмиятлеләрен резерв күчермәдә саклагыз.
Автор фотосы.