Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
21 февраль , 10:25

Кыймәт тә түгел, файдалы да

Белгеч бу балыкны атнасына ике тапкыр ашарга киңәш итә.

Кыймәт тә түгел, файдалы да
Кыймәт тә түгел, файдалы да

Скумбрия файдалы матдәләр күләме буенча сөләйман балыгыннан һич калышмый, өстәвенә бәясе өч-дүрт тапкырга түбәнрәк. Бу хакта “NEWS.ru” басмасына  биохимик һәм нутрициолог Анна Дивинская сөйләгән.

"Биохимик күзлектән караганда, майлы балыкның төп кыйммәте — омега-3 май кислоталарында. Нәкъ менә алар системалы ялкынсынуны киметә, йөрәк һәм баш мие эшчәнлегенә ярдәм итә. Бу күрсәткеч буенча скумбрия —һичшиксез лидер: омега-3 күләме 100 граммга 2,5 граммга җитә, ә бәясе сөләйман балыгыннан өч-дүрт тапкыр түбәнрәк”, — дип ассызыклаган Дивинская.

Нутрициолог файдасы һәм бәясе ягыннан иң отышлы балык төрләрен билгеләгән. Аның белдерүенчә, скумбрия, сельдь һәм сардина файдасы ягыннан кыйммәтле сөләйман балыгыннан калышмый, шул ук вакытта шактый экономияләргә мөмкинлек бирә. Файдалы матдәләр күләме буенча скумбрия аеруча отышлы, ә сельдь – икенче урында.

Белгеч раславынча, майлы балыкны атнасына ике тапкыр ашарга кирәк.

Фото: progorod58.ru

Автор: Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас