Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
24 февраль , 10:35

Әниләрнең кәефе балаларның язмышында чагыла

Ни өчен әни кешегә үзен кулда тотарга кирәк?

Әниләрнең кәефе балаларның язмышында чагыла
Әниләрнең кәефе балаларның язмышында чагыла

МДУ галимнәре ачыклавынча, әниләрнең аруы, “януы” турыдан-туры балаларының борчылулары һәм үз-үзләрен тоту проблемалары белән бәйле. Әгәр дә хатын-кыз эштәге һәм өйдәге мәшәкатьләрдән үзен тормыштагы мәшәкатьләрдән арыган итеп хис итә икән, аның баласында курку, төшенкелек, агрессия һәм яшьтәшләре белән аралашуда кыенлыклар барлыкка килү ихтималы зур. МДУның психология факультетының фәнни хезмәткәрләре Анна Суарез һәм Вера Якупова шундый нәтиҗәгә килгән.

Алар берничә ел 419 ананы һәм аларның яшь ярымнан алып дүрт яшькә кадәрге балаларын күзәткән.

Тикшерү күрсәткәнчә, хатын-кызда ару-талчыгу симптомнары никадәр көчле булса, балада проблемалар үсеше куркынычы шулкадәр югарырак.

Авторлар билгеләвенчә, Русиядә бу проблема аеруча актуаль. Бер яктан, балалар бакчаларында урыннар һәм гаилә әгъзаларыннан ярдәм җитми. Икенче яктан - җәмгыять аналарны шундый хәлгә куя, алар тәгәрмәч эчендәге тиен кебек, барысына да өлгерергә тиеш.

Фото: pravmir.ru

Автор: Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас