Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
25 февраль , 11:45

Ач торып, ябыгып булмый

Табиб кырыс диеталар белән дә ябыга алмаучыларга киңәш бирде.

Ач торып, ябыгып булмый
Ач торып, ябыгып булмый

Гәүдә авырлыгы артык зур булганда хәтта кырыс диеталар да еш кына нәтиҗә бирми, чөнки организм саклау механизмнарын эшләтеп җибәрә һәм матдәләр алмашынуын акрынайта. Бу хакта "Известия"гә "СМ-Клиника"ның бариатрик хирургы Павел Бирюков сөйләгән.

Белгеч билгеләвенчә, рационны алыштырганда кешенең авырлыгы кими башларга мөмкин, әмма күпчелек очракта мондый эффект вакытлыча гына була.

"Сәбәбе шунда, организм кискен ябыгуны яшәү өчен куркыныч дип кабул итә. Җавап итеп ул саклау механизмнарын эшләтеп җибәрә: матдәләр алмашынуы акрыная, ачлык тойгысы көчәя, гормональ баланс үзгәрә. Тән энергияне "экономияли" һәм авырлыкны киметүгә каршы тора башлый", - дип аңлата табиб.

Аның сүзләренчә, симерү еш кына артык ашау, нәселдәнлек, гормональ тайпылышлар, аз хәрәкәтләнүчән яшәү рәвеше, хроник стресс яки билгеле бер препаратлар кабул итү кебек берничә факторның бергә кушылуы аркасында барлыкка килә. Шуңа күрә бу проблеманы дәвалаганда, белгеч катнашлыгында ашау тәртибен үзгәртү мөһим.

Симерү икенче типтагы шикәр диабеты белән дә бәйле булырга мөмкин. Бу авыру вакытында күзәнәкләр акрынлап глюкоза үзләштерү өчен җаваплы инсулинга дөрес җавап бирүдән туктый. Нәтиҗәдә, ашказаны асты бизе, глюкозаны һәр күзәнәккә “сеңдерергә” омтылып, бу гормонны күбрәк чыгара башлый. Күпмедер вакыт дәвамында организм "түзә", ләкин акрынлап кандагы глюкоза дәрәҗәсе арта һәм диабет үсә башлый.

Эксперт ассызыклаганча, озак вакыт дөрес тукланмау, хәрәкәтләнмәү нәтиҗәсендә күп органнар зыян күрә. Мондый авырулы пациентларга авырлыкны киметү һәм катлаулануларны булдырмас өчен яшәү рәвешен үзгәртү мөһим.

 

Фото: ilinka.perfectum.clinic

 

Автор: Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас