Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
26 февраль , 16:20

Челтәрләр белән бергә юган...

Ветеринарлар мәченең гомере өчен берничә көн көрәшкән. 

Челтәрләр белән бергә юган...
Челтәрләр белән бергә юган...

Усолье-Сибирское шәһәрендә пенсионер әбекәй кер юу машинасы барабанына тюль салганда, челтәрләр арасына мәчесе яшеренгәнен сизми дә калган. Бәхеткә каршы, әбекәй керне түбән температурада юган һәм сыгу режимына куймаган. Мәче пешмәгән, имгәнмәгән, ләкин машина эченнән алганда хәле бик авыр булган.

Табиблар ашыгыч рәвештә тикшерүләр үткәргәннәр, УЗИ һәм анализлар ясаганнар, хайванга шокка каршы препаратлар, организмнан кер юу порошогы калдыкларын чыгару өчен дарулар биргәннәр.

Берничә көн песи ветеринарлар күзәтүе астында булган. Хәзер инде йонлач пациент белән барысы да яхшы, дәвалаганнан соң аны хуҗабикәгә кайтарганнар.

Фото: РИА Новости

Автор: Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас