Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
27 февраль , 11:55

Арктиканың төп хуҗасы ул!

Уфаның 84нче гимназия укучылары бүген дәрескә ак аюлар белән килгән. 

Арктиканың төп хуҗасы ул!
Арктиканың төп хуҗасы ул!

27 февраль – Халыкара поляр аю көне. Русиядә ул Ак аю көне буларак билгеләп үтелә.  Бу көннең төп максаты – ак аюларны юкка чыгудан саклау.

Уфаның 84нче Татар гимназиясендә бу көн һәрвакыт аерым бер җанлылык белән үтә. 1 В сыйныфы укучылары укытучылары Зарима Дибаеваның ак аюлар тормышы турында сөйләвен кызыксынып тыңлаганнар. Гаҗәеп матур рәсемнәр ясап, бик матур күргәзмә оетырганнар. Шунысы кызыклы, балалар бүген дәрескә яраткан йомшак уенчыклары белән килгән. Рәхәтләнеп уйнап алырга да форсат чыккан. 

“Мондый чаралар балаларга иҗади сәләтләрен үстерергә генә түгел, ә экологик үзаң, табигатькә сакчыл караш формалаштырырга да ярдәм итә”, - ди Зарима Рәфыйк кызы.

 

 

Автор: Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас