Әгәр дә мәче кешедән читләшә яисә башка бүлмәгә кереп кача икән, эш аның характер күрсәтүендә түгел. Йорт хайваннарының кайбер кешеләрне өнәп бетермәвенең сәбәпләре бар.
Беренче чиратта алар үзләрен артык шау-шулы һәм импульсив тотучыларны начар кичерә. Кискен хәрәкәтләр, актив ишарәләр, кычкырып сөйләү һәм ыгы-зыгы хайваннарда уңайсызлык тудыра. Нәрсәнедер төшереп җибәргән, ваткан, югары тонда күп сөйләшкән кешеләр сирәк кенә мәчеләрнең яраткан хуҗаларына әйләнә.
Исләрнең дә әһәмияте аз түгел. Мәчеләрнең ис сизү сәләте көчле, алар кешегә караганда күпкә сизгеррәк. Шуңа күрә парфюм, цитрус, алкоголь, сарымсак яисә суган исләре аңкып торучылардан читкә китәргә тырышалар. Агрессив көнкүреш химиясе, бигрәк тә хлор исе, хайваннарда ераграк китү теләге уята. Кешенең көчле табигый исен дә мәче кабул итмәскә мөмкин.
Аерым категория — кечкенә балалар. Хайваннар өчен алар еш кына куркыныч тудыра: кинәт кычкырып җибәрү, йөгерү яисә койрыгыннан эләктереп алу... Мондый күренешне мәчеләр хәвеф янау дип кабул итә һәм балалардан качарга тырыша.
Мәчеләр таныш булмаган кешеләрне дә кабул итмәскә мөмкин. Чит кешенең сыйпарга, кулга алырга омтылуы гадәттә хайванның башка бүлмәгә кереп китүе белән тәмамлана.
Киресенчә, әгәр мәче игътибар көтә, ә кеше аңа әйләнеп тә карамый, куып җибәрә, мәче халкын яратмавын белдерә икән, бу да аның халәтенә тискәре йогынты ясарга мөмкин. Җавап итеп, хайван төрле ысуллар белән канәгатьсезлек белдерергә сәләтле.
Бертуктаусыз кочакларга, сыйпарга омтылучылардан да мәчеләр еш кына ышык урын эзләргә мәҗбүр. Шуңа да бу йорт хайваны белән уртак тел тапмаучыларга гаҗәпләнергә кирәкми, сәбәбне үзегездән эзләгез.
Автор фотосы.