Бүген, 28 февральдә, күктә сирәк очрый торган астрономик вакыйга — планеталар парады көтелә. Бу кичне, кояш баеганнан соң, күктә Кояш системасының берьюлы алты планетасы тезеләчәк: Меркурий, Венера, Сатурн, Юпитер, Уран һәм Нептун. Аларның дүртесен күз белән дә, тагын икесен бинокль яисә телескоп аша күрергә мөмкин булачак.
Бер кичтә күктә берничә планета тезелүе сирәк, белгечләр әйтүенчә, 14 елга бер кабатлана торган күренеш. Бу вакыйганы күрер өчен кичке эшләрне кичектереп торырга, җылырак киенергә һәм урамга чыгарга була.
Уран һәм Нептунны күз белән генә күреп булмаса да, Юпитер, Венера һәм Сатурнны бер бергә күрү — үзе шатлык. Әгәр Меркурийны да таба алсагыз, сез бәхетне койрыгыннан тоттыгыз дияргз була.
Астрономнардан киңәш: идеаль мизгелне көтмәгез. Кояш баегач та урамга чыгыгыз.
Фото: lenta.ru