Кайсының йогынтысы озаккарак җитәчәк, организмга зыяны юкмы?
Дезодорант һәм антиперспирант икесе дә тир исе килмәсен өчен тәгаенләнсә дә, бер-берсеннән аерыла. Дезодорант тир бизләрендәге бактерияләргә каршы тора. Аны сипкәннән соң без шул бактерияләрнең эшчәнлеген “туктатабыз”. Ә антиперспирант тир бүленүне чикли. Составында алюминий һәм цинк булганга, без аны сөрткәннән соң бик аз яисә бөтенләй тирләмибез.
Дезодорант тир исеннән берничә сәгатькә саклый, ләкин аны тәүлек эчендә 3-4 тапкыр кулланырга мөмкин. Антиперспирантның йогынтысы бер тәүлеккә җитә, аны көненә бер тапкыр гына сөртергә ярый. Дезодорантны тәннең тир бүленеп чыга торган башка өлешләренә дә сибеп була, ә антиперспирант тик култык астына гына тәгаенләнә.
Әлбәттә, бу чараларның составы химик матдәләргә бай. Бигрәк тә антиперспирантларның. Шуңа күрә аларны чамасыз куллану бик зыянлы. Саклану вакытына да игътибарлы булыгыз, срогы чыкканны кулланмагыз.
Автор фотосы.