Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
3 март , 11:20

“Канлы” тулган Айны күрми калмагыз!

Күпмегә бер була торган күренеш төрле хәлләр китереп чыгарырга мөмкин.

“Канлы” тулган Айны күрми калмагыз!
“Канлы” тулган Айны күрми калмагыз!

Бүген, 3 мартта, Мәскәү вакыты белән 14:38 сәгатьтә астрологлар узган елдан бирле көткән «канлы» тулган Ай балкуы көтелә. Кыз билгесендә тулган Ай икенче астрономик күренеш — тулысынча Ай тотылу фонында булачак. Безнең өчен тулган Ай якты һәм түгәрәк күренә. Мондый күренешне ай саен күзәтәбез. Әмма бу язда тулган Ай гадәти булмаячак.

Айны бер сәгать буена Җир күләгәсе ябып торачак. Ул күктән юкка чыкмый, бары тик кызыл төскә буялачак. Шул ук вакытта Җирдәге кешеләргә ул зуррак булып та күренәчәк әле.

Элек-электән ата-бабаларыбыз тулган Ай һәм Ай тотылу вакытында бик курккан. Мондый чорда эмоциональ тотрыксызлык күзәтелә, аварияләр һәм һәлакәтләр ешая.

Бу көннәрдә сүзләрне сайлап кына сөйләргә, гамәлләрне җентекләп уйлап эшләргә кирәк. Конфликтларны булдырмаска, теләмәгән эшләрне башкармаска тырышыгыз.

Шулай ук бу көннәрдә аферистлар да активлаша, алданудан сак булырга кирәк. Бүген ерак юлга чыкмагыз, руль артында сак булыгыз, начар энергияле кешеләрдән ерак торыгыз, бурычка алмагыз һәм акча бирмәгез. Ай тулганда чәч кистерергә һәм буярга, бакчачыларга чәчү, күчереп утырту эшләре белән шөгыльләнергә дә киңәш ителми.

Бүген күбрәк ял итәргә, тыныч булырга, кичне гаиләгез белән бергә үткәрергә тырышыгыз.

 

Автор фотосы.

 

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас