Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
3 март , 10:40

Өйдә нинди температура булырга тиеш?

Белгеч сабыйлар һәм өлкәннәр өчен уңайлы температура турында сөйләде.

Өйдә нинди температура булырга тиеш?
Өйдә нинди температура булырга тиеш?

Бүлмәдә балалар һәм өлкәннәр өчен идеаль температура— 20-22 градус. Әмма яшькә карап бу күрсәткечләр үзгәрергә мөмкин. Мисал өчен, сабыйлар өчен оптималь температура 22 дән 24 градуска кадәр тәшкил итә, дип белдерә табиб-терапевт Зарема Тен.

Балалар өчен тотрыклы температураны саклау аеруча мөһим, чөнки балаларның терморегуляциясе әле тулысынча формалашмаган һәм төрле яшьтә бу күрсәткечләр төрлечә була, дип аңлата белгеч.

Шулай килеп чыга, чөнки сабыйларда терморегуляция дәрәҗәсе түбән, шуның аркасында алар бик тиз өши яисә тиз җылына.

Ә менә ярты яшьтән өч яшькә кадәрге балалар өчен иң уңайлы температура 20-22 градус тәшкил итә. Бу аларның күбрәк хәрәкәтләнә башлавы белән аңлатыла, ди белгеч.

 

Автор фотосы.

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас