Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
4 март , 09:55

Баланың тәненә тимгелләр чыга...

Белгеч тире авыруларының сабый психикасы белән бәйләнеше турында сөйләде.

Баланың тәненә тимгелләр чыга...
Баланың тәненә тимгелләр чыга...

Балаларда тире авырулары, мәсәлән, кычыну, крапивница һәм экзема, аллергия нәтиҗәсе генә түгел, ә психик реакция булырга мөмкин. Бу хакта “Радио 1” белән әңгәмәдә Мәскәү өлкәсе Сәламәтлек саклау министрлыгының медицина психологы Тамара Григорьянц сөйләгән.

Аның сүзләренчә, кайвакыт стресс, борчылулар һәм гаиләдәге тотрыксызлык шундый реакция бирергә мөмкин. Табиб билгеләвенчә, мондый нәтиҗәләр үсмер чакта күбрәк була. Аллергия баланың үз-үзен тотышына йогынты ясарга, гиперактивлык, артык дулкынлану һәм контактка бармау рәвешендә чагылырга мөмкин.

"Әгәр педиатр тире авыруларының даими кабатлануын һәм төгәл сәбәбе булмавын күрсә, гаиләгә, һичшиксез, психолог белән киңәшләшергә кирәк. Балалар өчен терапия уен формасында уза, ә ата-аналар өчен —  проблемаларда "казыну" һәм озак вакыт күтәрелмәгән темалар турында сөйләшү, гаиләгә сәламәтлек һәм тынычлык кайтару мөмкинлеге", — дип йомгаклаган сүзен Григорьянц.

Фото: gemotest.ru

Автор: Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас