Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
6 март , 09:15

Өстәмә 30 мең сум түләячәкләр

Мәктәпләрдә директор урынбасарларына яңа бурычлар йөкләнә.

Өстәмә 30 мең сум түләячәкләр
Өстәмә 30 мең сум түләячәкләр

Башкортстанда мәктәп директорлары урынбасарларына 30 мең сум өстәмә түләячәкләр. Бу директорның тәрбия эше буенча урынбасарларына кагыла, аларга укучыларның деструктив тәртибен булдырмау бурычы йөкләнә.

Башкортстан Башлыгының мәктәпләрдә профилактик һәм психологик эшне көчәйтү турындагы указы белән Башкортстан Мәгариф министрлыгына укучыларның деструктив тәртибен профилактикалау өчен җаваплы итеп тәрбия эше буенча директор урынбасарларын билгеләү һәм алар өчен вазыйфалы инструкцияләрне раслау йөкләнә.

Агымдагы елның 1 мартыннан аларга 30 мең сум өстәмә түләү билгеләнә, бу террорчылыктан саклануның 1 һәм 2 категорияле мәктәпләренә кагыла. Өстәмә түләүгә 15 процент урал коэффициенты да керәчәк. Үз чиратында, директор урынбасарлары өчен нәтиҗәлелек күрсәткечләре исемлеге расланачак.

Автор фотосы.

 

Автор: Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас