Саратов өлкәсе Никах сараенда “балалар туйлары" оештыру буенча гадәти булмаган эксперимент уздыра башлаганнар. Бу хакта "Подъем" басмасы хәбәр итә.
Биредә бакчага йөрүче сабыйлар, мәктәп укучылары һәм студентлар өчен экскурсияләр оештыралар, аның барышында балалар арасыннан “кияү” һәм “кәләш” сайлыйлар, парларны киендерәләр һәм “юри генә” никахлашу тантанасы үткәрәләр.
Мондый башлангычны Саратов өлкәсендә Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Юлия Васильева хуплаган. Ул "балалар туй”ларын "кыз-ана" уеннары белән чагыштырган һәм мондый тантаналар балаларда һәм үсмерләрдә традицион гаилә кыйммәтләрен формалаштыра дип ышануын белдергән.
Шул ук вакытта Васильева билгеләвенчә, ЗАГСларда оештырылган мондый экскурсияләр балаларның яшенә туры килергә тиеш. Омбудсмен әйтүенчә, Саратов өлкәсендә мәктәпкәчә яшьтәге балаларга иртә рухи-әхлакый тәрбия бирү буенча практика бар.
Никах сараенда мондый символик тантаналарны беренче ел гына уздырмауларын ассызыклаганнар. ЗАГС хезмәткәрләре белдерүенчә, борчылыр сәбәп юк, чын-чынлап өйләнешү тантанасы 18 яшьтән генә башлана.
Фото: pdmnews.ru