ЗАГС реестры мәгълүмати-аналитик порталы әти-әниләре үзләренең яңа туган сабыйларына кушкан иң популяр һәм сирәк очрый торган исемнәрне атады.
Агымдагы елның 8 мартына кызлар арасында популяр исемнәр исемлегендә — София, Василиса, Анна, Ева һәм Варвара. Малайларны еш кына Михаил, Александр, Артем, Тимофей һәм Матвей дип атаганнар.
Иң сирәк очраган кызлар исемнәре арасында Ошурмо, Диерахон, Хәнифәбану, Кристаль, Чээнэ исемнәре аерып әйтелгән. Иң сирәк малайлар исемнәре арасында Мөхәммәд Әмим, Альпарслан, Җамал, Нуретдин, Якир бар.
Соңгы елларда яңа туган кызлар арасында популярлык буенча — Әминә, малайлар арасында Әмир исемнәре лидерлыктан төшеп калуы аптырата.
Автор фотосы.