Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
9 март , 11:05

Лалә чәчәгенең кайсын сайлыйсыз?

Ә хәзер үзегезне сынап карагыз.

Лалә чәчәгенең кайсын сайлыйсыз?
Лалә чәчәгенең кайсын сайлыйсыз?

Кызыл лалә чәчәген сайлаучылар бу яздан көчле эмоцияләр һәм чын хисләр, эмоциональ тормыш көтә. Мөгаен, соңгы вакытта сезнең тормышыгызда артык күп бурычлар, мәшәкатьләр өелеп киткәндер һәм шатлыкка урын бик аз булгандыр. Сез еш кына үзегезне кысаларда тотасыз: вакыты түгел, соңыннан, кеше нәрсә уйлар... Үзегезгә күбрәк игътибар бирегез, мәшәкатьләрдән арынып, кечкенә шатлык-сөенечләрне күрергә өйрәнегез.

Сары лалә чәчәге – шатлык, яктылык һәм җиңеллек төсе. Хәзер сез бәхет һәм җиңеллек тойгысына аеруча мохтаҗ, күңелегез шатлык, күбрәк аралашу, илһам тели. Кайвакыт сез җитдилектән һәм даими бурычлардан никадәр нык арыганыгызны сизмисез дә. Сез җаваплы кеше булырга күнеккәнсез һәм еш кына эшләрне үз хис-кичерешләрегездән өстен куясыз. Тормышка кечкенә шатлык чыганаклары - очрашулар, каядыр чыгып йөрүләр, яңа тәэссоратлар өстәгез. Кайвакыт бәхет бик гади әйберләрдән башлана.

Ак лалә чәчәге эчке яңару һәм тынычлык белән бәйле. Сезгә хәзер эчке балансны тергезү аеруча мөһим. Сез тынычлык, намуслылык, мөнәсәбәтләрдә һәм тормышта ачыклык телисез. Мөгаен, соңгы айлар эмоциональ яктан гади булмагандыр. Кайвакыт элекке ситуацияләргә бик озак бәйле торасыз, оныта алмыйсыз, борчыласыз. Үзегезгә үпкә, рәнҗү, киеренкелек кебек хисләрдән арынырга рөхсәт итегез. Сезнең өчен яз – ул беренче чиратта эчке яктан яңару.

Шәмәхә төстәге лалә чәчәге – хыяллар, эчке тирәнлек һәм мәгънә эзләү белән бәйле. Сез тормышыгызның яңа этабына әзер булуыгызны сизәсез. Бу яздан тормышыгызга яңалык килүенкөтәсез. Нәрсә комачаулый? Һәрвакыт шикләнүегез, килеп чыгар микән, соң түгел микән, дип борчылуыгыз. Сезнең интуиция инде дөрес юнәлештә булуыгызны күрсәтә. Иң мөһиме - беренче адымны ясау, хәтта ул зур булмаса да.

Фото:mixnews.lv

Автор: Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас