Әстерхан чикләвеге бик файдалы булуын күпләр белә. Тик бу чикләвекне кабыгыннан чистарту бик җиңел эш түгел. Ләкин бу эшне артык көч кулланмыйча гади итеп кенә башкарырга да мөмкин икән.
Беренчедән, чикләвекне дөрес сайлап ала белергә кирәк: алар бөтен һәм изелмәгән булырга тиеш.
Икенчедән, чикләвекләрне суда чылатып алырга кирәк. Зур гына савытка чикләвекләрне салып, өстенә җылы су коегыз. Аларны суда 30-60 минут тотарга кирәк. Су чикләвек кабыгын йомшарта.
Аннары артык көч кулланмыйча гына, кул белән кысып, кабыгын ватыгыз. Ватылмаган чикләвекне болай чистартырга була: пычак очы белән сак кына бер башыннан ачып, кабыгыннан аерыгыз.
Чикләвекләрне чистартканнан соң, аларны кәгазь сөлге өстенә салып киптерегез.
Тагын бер җиңел ысул. Чикләвекләрне йомырка сала торган тартмага тезеп чыгарга һәм чүкеч белән ватарга. Ярты минут эчендә 10 чикләвек чистартыла. Кабыгы очмый, төше вакланмый. Бик уңайлы да, тиз дә.
Фото: news102.ru