Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
10 март , 12:30

Хөрмәгә ГОСТ кертәләр

Барлык таләпләргә туры килгән җимеш нинди булачак?

Хөрмәгә ГОСТ кертәләр
Хөрмәгә ГОСТ кертәләр

1 ноябрьдән Русиядә хөрмәгә яңа ГОСТ гамәлдә булачак. Бу хакта “Росстандарт” документларыннан билгеле булды.

Яңа кагыйдәләр буенча, җимешләр, сортына карамастан, бербөтен, каты, чиста, төбендә җимеш сабы киселгән һәм касә яфраклары зыян күрмәгән булырга тиеш. Формасы һәм төсе бертөрле, сортка туры килергә тиеш. Йомшагы тыгыз да, железасыман да булырга мөмкин.

Шулай ук җимешнең үзенчәлекле, сортка хас тәме булырга тиеш, ул авызны бөрештерә яисә бөрештерми, баллы, чит тәмләрсез булырга тиеш.

Автор фотосы.

Автор: Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас