Быел март аенда Башкортстанда яшәүчеләрне Халыкара хатын-кызлар көне һәм Ураза бәйрәме уңаеннан ике дүрт көнлек эш атнасы көтә.
Беренче атна - 10-13 март көннәрендә. Халыкара хатын-кызлар көнен быел 8 мартта билгеләп үттеләр, ләкин ул якшәмбегә туры килгәнлектән, ял көнен дүшәмбегә, 9 мартка күчерделәр.
Икенче атна - 16-19 март көннәрендә. Ураза бәйрәме быел 20 мартта, җомга көнне билгеләп үтеләчәк. Дүрт көнлек эш атнасыннан соң өч ял көне була: 20, 21 һәм 22 март. Моннан тыш, пәнҗешәмбе, 19 март, эш көне бер сәгатькә кыскартылачак, чөнки бу бәйрәм алды эш көне булачак.
Автор фотосы.