Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
10 март , 11:50

Ә сез көненә ничә адым атлыйсыз?

Билгеле кардиолог сәламәт булу өчен кешегә көненә ничә адым үтәргә кирәклеген белдерде.

Ә сез көненә ничә адым атлыйсыз?
Ә сез көненә ничә адым атлыйсыз?

Терапевт һәм кардиолог Лидия Ионова кешегә көненә 10 меңгә якын адымны үтәргә, ягъни бер атна эчендә 70 мең адым ясарга кирәк, дип белдерә. Табиб сүзләренә караганда, мондый актив хәрәкәтләр кешеләргә кыштан соң хәлләнеп китәргә мөмкинлек бирәчәк.

"Җәяү йөрү — ул безнең тормышыбызның нигезе, чөнки кеше өстәл артында утыру өчен генә тумаган. Баштан ук кешенең гәүдәсе атлап йөрү, хәрәкәт итү һәм физик яктан актив булу өчен яраклаштырылган. Шуңа күрә көненә 10 мең адым үтү — һәр кеше өчен мөһим булган физик активлыкның минимумы ул", —  дип белдерә белгеч.

Скандинавча йөрү калорияне күбрәк сарыф итәргә мөмкинлек бирә, әмма бу очракта техниканы дөрес үзләштерергә кирәк, дип белдерә табиб.

"Бездә өлкән кешеләр таякка таянып яки аларны сөйрәп йөри. Скандинавча йөрү — ул интенсив йөреш. Таякларның озынлыгы дөрес сайланган булырга тиеш", — дип аңлата терапевт.

Аның сүзләренә караганда, скандинавча йөрү вакытында кул һәм арка, күкрәк мускуллары җәлеп ителгән, бу сәламәтлек өчен файдалы. Табиб шулай ук буыннары сызлаган һәм артык гәүдә авырлыгы булган кешеләрне йөгерү белән шөгыльләнүдән кисәтә. Бу очракта җәяү йөрү хәвефсезрәк, ди ул.

 

Автор фотосы.

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас