Җәй якынлашкан саен бигрәк тә гүзәл затлар артык килограммнардан арыну өчен төрле диеталар тота башлый. Мәскәүнең “СМ-Клиника” репродуктив сәламәтлек үзәге табиб-эндокринологы Сергей Мясоедов аларның сәламәтлек өчен зыянлы төрләрен һәм авырлыкны ничек дөрес киметергә кирәклеген аңлатты.
Тәүлегенә нибары 500-600 ккал куллануны күз уңында тотучы диеталар тиз нәтиҗә вәгъдә итә, әмма организм өчен бу зур стресс. Рационның калориялелен кискен кыскаруга җавап итеп матдәләр алмашынуы акрыная — тән энергияне экономияли башлый.
Кеше арыганлык сизә, ярсучан була башлый, кан басымы һәм глюкозасы төшә, һушны югалту халәте дә булырга мөмкин. Мондый диеталар хатын-кызларның репродуктив, гармональ системасына аеруча зыянлы. Күпчелек очракта мондый туклану белән бәйле нәтиҗәләр, минус 5-10 кг югалту белән чагыштырганда, күпкә куркынычрак.
Иң киң таралган вариантларның берсе — монодиетлар: берничә көн дәвамында кеше бер генә ризык ашый: алма, карабодай, кефир, дөге, башка төр ярмалар яисә аз калорияле яшелчәләр (мәсәлән, кәбестә, кыяр, помидор).
Һәм чыннан да, мондый диета вакытында тән авырлыгы шактый тиз кими, тик нигездә сыеклыкны югалту, гликоген һәм мускул җепселләре запаслары исәбенә. Бу вакытта организм баланслы рацион: аксымнар, майлар, углеводлар, витаминнар һәм микроэлементлар алу мөмкинлегеннән мәхрүм.
Мондый диета вакытында хәлсезлек, арыганлык, баш әйләнү, эшкә сәләтлелек кимү барлыкка килергә мөмкин. Ә гадәти рационга кайту тән авырлыгының кинәт артуына китерәчәк, кайчакта хәтта элек булганыннан да артыграк.
Детокс-программалар яисә сут эчеп ябыгуны шулай ук файдалылар исәбенә кертергә ярамый. Аларның асылы шунда, кеше берничә көн сут яки смузи белән генә туклана. Шул рәвешле организм “шлаклардан” чистарына дип уйлый. Ләкин сутлы диетада аксым һәм файдалы майлар юк диярлек, ә җиләк-җимештәге шикәрнең күп булуы хәлсезлек һәм ачлык хисе, кандагы глюкоза дәрәҗәсенең кискен күтәрелүен вәгъдә итә.
Югары аксымлы бу диета углеводлардан тулысынча диярлек баш тартуны күз уңында тота. Кайвакыт ул үлчәүдә тиз нәтиҗә бирә, ләкин бу диетаны озак вакыт тотканда бөерләргә һәм бавырга зур йөкләнеш килә, ашкайнату белән бәйле проблемалар, хәтта 2 типтагы шикәр диабеты үсешенә китерергә мөмкин. Белгеч күзәтүеннән башка мондый диета тотудан бик сак булырга кирәк, экстремаль алымнардан баш тарту яхшырак.
Табиб билгеләвенчә, гәүдә авырлыгы артмасын өчен иң яхшы юл – рационның калориялелеген бераз киметү һәм баланслы туклану.
Көндәлек менюда аксым продуктлары (ит, балык, йомырка, кузаклылар), яшелчә, җиләк-җимеш, тулы бөртекле ярмалар һәм он эшләнмәләре, шулай ук файдалы үсемлек майлары һәм омега-3 кислоталарына бай майлы балыклар булырга тиеш.
Автор фотосы.