Сезнең дә иң матур помидорны яисә кыярны орлыкка калдыру гадәтегез бармы? Ни өчен еш кына үзең әзерләгән орлык бик начар уңыш бирә?
Белгечләр ассызыклавынча, әгәр орлык гибридтан әзерләнгән булса (төргәктә F1 тамгасы була), яшелчәләр беренчел сыйфатларын кабатламаячак.
Үсемлекләрнең икенче буынында уңыш башлыча бик вак була, формасын һәм тәмен үзгәртә, соңрак өлгерә.
Әгәр дә орлык сорттан алынган булса, беренчесенә охшаш уңыш алу мөмкинлеге шактый югары.
Помидорларның сорт билгеләре чагыштырмача җиңел саклана, әгәр янәшәдә дистәләгән төрле сорт, бигрәк тә гибридлар үсмәсә, орлыклар дөрес әзерләнгән һәм киптерелгән, яшелчәләр тулысынча өлгергән булса.
Кыяр белән эш катлаулырак. Кыяр актив рәвештә серкәләнә. Әгәр янәшәдә төрле сортлар яисә гибридлар үскән булса, нәтиҗә гаҗәпләндерергә мөмкин. Икенче буын кыярлар еш кына әче, каты кабыклы, дөрес булмаган формада үсә.
Моннан тыш, гибрид кыярлар яңадан чәчкәндә һәрвакыт диярлек иң яхшы сыйфатларын югалта.
Фото: smartpress.by