-2 °С
Болытлы
Узган ел нәтиҗәләре буенча Русиядә хатын-кызлар ала торган пенсиянең уртача күләме ирләрнекеннән 221 сумга артыграк. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
Статистик мәгълүматлардан күренүенчә, узган ел ирләрнең уртача пенсиясе - 23 028 сум, хатын-кызларныкы 23 249 сум тәшкил иткән.
Билгеле булуынча, илдә уртача пенсия бер ел эчендә 2 079 сумга арткан. Агымдагы елның гыйнварында аның күләме 25 254 сумга җиткән, ә 2025 елның гыйнварында 23 175 сум булган.
Автор фотосы.