Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
13 март , 11:55

Умырзая җыйган өчен төрмә яный

Сату максатында түгел, үзең өчен дә өзәргә ярамый!

Умырзая җыйган өчен төрмә яный
Умырзая җыйган өчен төрмә яный

Русия Федерациясенең Кызыл китабына яисә конкрет төбәкнең Кызыл китабына кертелгән, махсус сакланучы табигый территорияләрдә үскән үсемлекләрне өзгән очракта юридик җаваплылык каралган. Бу хакта Мәскәү адвокатлар коллегиясе әгъзасы Павел Воропаев "Радио 1" белән әңгәмәдә искә төшерде.

"Дәүләтнең аерым сагы астына сирәк һәм юкка чыга торган төрләр, шул исәптән беренче язгы чәчәкләр керә", – дип аңлатты белгеч.

Юрист белдерүенчә, ландыш, крокус, умырзая кебек язның беренче чәчәкләрен сату максатында түгел, үзең өчен генә җыю да административ хокук бозу булып санала.

Хокук бозучыга 2,5 меңнән 5 мең сумга кадәр штраф яный. Вазыйфалы затларга 15-20 мең сум, юридик затларга 500 меңнән 1 миллион сумга кадәр штраф каралган.

"Җинаять җаваплылыгы күпләп җыйган өчен генә түгел, берәм-берәм өзелгән сабаклар өчен дә янарга мөмкин", - ди юрист.

Законда каралган максималь санкция – дүрт елга кадәр иректән мәхрүм итү (штраф белән яисә аннан башка). Әгәр дә җинаять бер төркем затлар тарафыннан кылынган икән, алты–тугыз елга кадәр иректән мәхрүм ителү яный

"Суд практикасы күрсәткәнчә, иректән мәхрүм итү еш билгеләнми, әмма җинаять эше кузгату һәм хөкем ителү очраклары гадәти күренеш", - дип ассызыклаган Воропаев.

Русия территориясендә умырзаяның 8ләп төре мәгълүм. Аларның бер өлеше Кызыл китапка кертелгән. Нәкъ менә кыргый умырзаяларны сату тыелган. Ә инде теплицада үстерелгәннәрен сатарга ярый.

Фото:sb.by

 

 

Автор: Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас