Икмәкнең күгәрү сәбәбе — икмәк-булка кебек камыр ризыклары өслегенең күгәрекле гөмбәчекләр белән зарарлануы. Күгәрек споралары һавада яши, шуңа күрә төрле урында йогарга мөмкин. Бу хакта химик, “Ашлык сыйфатын бәяләү үзәге” федераль учреждениесе белгече Алексей Исаев белдерә.
Күгәрек һәм аның споралары ешрак икмәк саклый торган савытта очрый. Күгәргән икмәктә микроскопик гөмбәчекләр үрчи, алар микотоксиннар туплый, шуңа күрә андый ипине ашарга киңәш ителми. Белгеч әйтүенчә, күгәргән урынны кисеп ташлап та, ут өстендә тотып та кулланырга ярамый, мондый микроорганизмнар гади күзгә күренми торган озын җепләр кебек, алар ризыкның эченә үк үтеп керә.
Эксперт икмәкне ничек күгәртмичә саклау турында берничә киңәш тә бирә. Беренчедән, ул икмәкне артык күп алмаска куша. Моннан тыш, икмәкне полиэтилен капчыкта сакларга ярамый: икмәктәге су парга әйләнү сәбәпле аларда күксе үсешенә ярдәм итүче дымлылык барлыкка килә.
Икмәк һәм булка кебек камыр ризыкларын агач яки эмаль савытларда, шулай ук махсус контейнерда саклау яхшырак. Атнага бер тапкыр икмәк савытын сабынлы яки содалы кайнар су белән юарга һәм яхшы итеп киптерергә кирәк.
Икмәк күгәрмәсен өчен, аны бүлмә температурасында коры килеш савытка салырга, башта капчыктан алып, өстәлдә бер сәгать тотарга кирәк.
Автор фотосы.