Малайларны тәрбияләгәндә барлык әниләрнең беренче һәм иң төп хатасы – ул артык курчалау, гиперопека. Өстәвенә, кагыйдә буларак, ул изге ниятләрдән чыга: “Мин бит аңа бары тик яхшылык телим”.
Белгечләр әйтүенчә, әни кеше өчен ничек яхшы һәм ир балага нәрсә яхшы – болар бөтенләй төрле әйберләр.
Улы күндәм, тыныч һәм һәрвакыт аның янында булса, күпчелек әниләр бәхетле булачак. Кычытканга кермәячәк, дуслары белән велосипедта йөрмәячәк, парашюттан сикермәячәк.
Ир балага исә тулы физик һәм психик үсеш кирәк, ул бары тик әйләнә-тирә дөнья белән турыдан-туры элемтәдә булганда гына мөмкин. Күгәрченнәр артыннан йөгерергә, агачка үрмәләргә, биек тауга менәргә, карда тоннель ясап уйнарга, язгы баткакка чумып чыгарга – шул ук вакытта гына малай кеше дөньяны танып-белә, кыю булырга өйрәнә.
Психологлар кисәтә: малайларны курчалаудан туктатыгыз һәм шәхси чикләрне бозмыйча, аңа күбрәк шәхси ирек бирегез. Шул ук вакытта аның кайда булуын, һәм барысы да яхшы булуын белү дә җитә.
Фото: ИИ