Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
16 март , 12:05

Киптерелгәне күпкә файдалырак!

Табиблар бу тропик җимешне рационнан өзмәскә куша.

Киптерелгәне күпкә файдалырак!
Киптерелгәне күпкә файдалырак!

Киптерелгән манго файдалыракмы, әллә өзеп кенә алынгамы? Белгечләр ассызыклавынча киптерелгән манго – ул тропик җимеш концентраты. Аннан дым алына, туклыклы матдәләр тыгызлана, шуңа күрә 100 грамм кипкән җимештә, шул ук микъдардагы яңа өзелгән мангога караганда, файдалы матдәләр күбрәк.

1 килограмм киптерелгән манго алу өчен 12-15 килограмм җимеш кирәк. 

Киптерлелгән манго күзләр, йөрәк сәламәтлеге өчен файдалы, антиоксидантлар чыганагы булып тора.

Антиоксидантлар — полифеноллар һәм каротиноидларның күп булу аркасында бу җимешнең диабет, яман шеш кебек авырулар һәм организмдагы ялкынсыну куркынычын киметү өчен файдасы зур.

Манго йөрәк сәламәтлеге өчен аеруча файдалы. Җимештәге калий кан басымын көйләргә ярдәм итә, гипертония үсеше куркынычын киметә, ә антиоксидантлар кан тамырларын зарарланулардан саклый.

Фото: edlinhleb.ru

Автор: Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас