Иртәнге аштан даими баш тарту – сәламәтлек өчен бер дә файдалы түгел. Ул канның куеруына, ашказаны авыруларына, гормональ баланс һәм глюкоза алмашынуы бозылуга китерергә мөмкин. Бу хакта “Pravda.Ru” басмасына медицина фәннәре докторы, югары категорияле табиб, эндокринолог һәм диетолог Анна Гончарова сөйләгән.
"Әгәр кеше иртәнге ашны ашамаса, дәлилле медицина мәгълүматлары буенча, кан куера башлый. Кан тамырларында кискен үзгәрешләр куркынычы, иртән ашаучылар белән чагыштырганда, якынча 23,16 процентка арта. Бу организмның төнге ашамау чорыннан соң организмдагы процессларны башкача көйли башлавы белән бәйле. Шуңа күрә иртәнге ашка кул селтәүне зыянсыз гадәт дип санарга ярамый", - дип аңлата табиб.
Аның сүзләренчә, бу ашказанына да тискәре йогынты ясый, чөнки төнге ялдан соң ашкайнату процессы ашамлык керүне таләп итә, югыйсә ашказаны эчендә әйләнә-тирәлек алышыначак һәм аның нормаль моторикасы бозылачак. Иртәнге аш үт куыгы һәм ашказаны асты бизенең, эчәклекнең нормаль эшләве өчен бик мөһим, шулай ук ул кешенең психик халәтенә дә йогынты ясый. Иртән ашамасаң, кәеф начарланырга мөмкин.