Башкортстанга сыерчыклар очып кайта. Күзәтүчеләр республика чикләрендә кошларны теркәгән дә инде.
Шулай да кошкайларның кайтуы быел гадәттәгедән соңрак көтелә, чөнки яз килүе тоткарлана. Гадәттә республика өстендәге күктә аларны актив кар эри башлагач та күрәләр иде.
"Киров өлкәсендә һәм Чувашиядә сыерчыкларны күрүләре турында хәбәр итәләр инде. Әмма, бу кышлаучы кошлар түгел, ә күчмә сыерчыклар, дип раслый алмыйбыз", - ди орнитолог Полина Полежанкина. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.
Сыерчыклар суыту белән җылы якларга очып китәләр. Язын кире очып кайталар һәм бары тик монда гына кошчыклар чыгаралар.
Кошлар 17 елга якын яши. Тикшеренүчеләр әйтүенчә, сыерчыклар үзләренә һәрвакыт яңа яшәү урыны сайлый.
"Бу кошның яшенә һәм башка факторларга бәйле. Хәтта карт гади сыерчыклар да, әдәби мәгълүматларга караганда, узган елгы ояларга һәрвакытта да әйләнеп кайтмый, күпләр һәр яз саен яңа урын сайлый", — дип белдерә Полежанкина.
ФОТО: ПОЛИНА ПОЛЕЖАНКИНА