Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
19 март , 12:35

Бүген теләкләр тели торган көн!

Яңа Ай туганда берничә эшне башкарып калыгыз.

Бүген теләкләр тели торган көн!
Бүген теләкләр тели торган көн!

Яңа Ай бүген Мәскәү вакыты белән 04:23 сәгатьтә туачак. Балык йолдызлыгында булган Ай яңа циклны ачачак. Бүген айның иң караңгы төне булачак. Бу вакытта метеор ташкыннары көтелми.

Астрологлар билгеләвенчә, бу көчле яңа Ай булачак, чөнки Ай үзеннән-үзе хис-тойгыларны чагылдыра, ә Балык билгесе интуиция өчен җавап бирә. Бу — үзеңнең эчке тавышыңны тыңлау, Галәм җибәргән билгеләрне карау өчен менә дигән вакыт.

Яңа Ай туу — ул яңа айга максатлар куярга мөмкин булган чор. Ай туганда иҗат, тылсымлы сәләтләрне ачу, шулай ук интуиция кушкан максатларны кую өчен яхшы вакыт.

Бу көнне мөһим эшләрне башкарып калу өчен уңышлы санала. Иң башта, үзегез өчен вакыт бүлегез. Ял итегез, тәмле ризыклар әзерләгез, йокыгыз туйганчы йоклагыз. Яңа Ай туганнан соң аны тормышка ашыра алыр өчен, якын киләчәккә ачык эш планы төзегез. Тормышта һәм максатыгызга ирешергә сезгә нәрсә комачаулый? Бу проблеманы чишү юлын уйлагыз. Стресслардан һәм тавыш-гаугадан үзегезне саклагыз. Электән яратып башкарган эшләр белән шөгыльләнегез, ул сезне тынычландырыр. Кәефне төшерә, эмоциональ авырту китерә торган үткәннәрне искә төшерүче әйберләрдән арыныгыз. Бу яңа мөмкинлекләр өчен урын булдырачак.  Ай туган вакытта өйнең чиста, җыештырылган булуы бик мөһим. Иске, ватык әйберләрдән арыныгыз.

Яңа Ай туганда яхшы теләкләрне күбрәк теләгез, чөнки аның энергиясе барлык теләкләрне тормышка ашырачак.

 

Автор фотосы.

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас