Диетолог, нутрициолог Софья Кованова язгы иң файдалы яшелчәләр турында сөйләгән. Бу хакта “aif.ru" басмасы яза.
“Яз көне рационга иртә өлгерүче яшеллек: шпинат, руккола, яшел суган кертергә кирәк. Бу фолатларның, С витаминының һәм иммунитетка, матдәләр алмашынуына ярдәм итүче антиоксидантларның яхшы чыганагы", - дип билгели табиб.
Шулай ук ул язын редис һәм әче торма ашарга киңәш итте. Диетолог билгеләвенчә, бу яшелчәләр С витаминына һәм клетчаткага бай. Әмма ашказаны-эчәк тракты авырулары булган кешеләргә бу яшелчәләрне чама белеп кенә ашарга кирәк.
Моннан тыш, Кованова язгы рационга кәбестә кертергә куша. Нутрициолог аңлатканча, бу яшелчәдә дә клетчатка, шулай ук С һәм K витаминнары күп.
Фото: 1prof.by