Без барлык чирләрдән дә коткара дип санаган оксолин мазе зыянлы да булырга мөмкин икән. Бу хакта табиб Ольга Комарова белдерә. Кешенең борын куышлыгында бик сизелми торган “керфекләр” бар. Алар организмны инфекциядән саклый. Оксолин мазен кулланганда, куе итеп ягылган катлам аркасында, шул “керфекләр”ябыша һәм нормаль эшли алмый. Нәтиҗәдә, тузан һәм вируслар борын куышлыгына эләгә.
Вируслардан саклану өчен борынны мазь сөртергә түгел, ә тозлы эремә белән юарга кирәк, ди табиб.
“Зеленка" дип аталган яшел төстәге спиртлы эремә һәр йортта бар. Аны яраларны эшкәртү һәм тәнгә чыккан тимгелләрне киптерү өчен кулланалар. Еш кына эремәне яңа туган балаларның кендекләрен эшкәртү өчен кулланалар, ди педиатр.
Хәзерге заман табиблары кендекне чиста тотарга һәм ул коры булырга тиеш диләр. Антисептиклар куллану инфекцияләр ешлыгын киметми генә түгел, ә шулай ук кендек калдыгының төшүен дә тоткарлый. Димәк, элек кулланылган барлык эремәләр дә кендекнең үзе төзәлүенә зыян китерергә мөмкин.
“Зеленка”ны су чәчәге авруы вакытында да кулланалар, ди белгеч. Әмма яшел катлам астында тимгелләрнең ниндирәк булуы күренми. Еш кына пациентлар табибка “буялган килеш" киләләр, ә бу авыруны диагностикалауны кыенлаштыра гына.
"Ялкынсыну барлыкка килүне яки икенчел инфекция кушылуны шулай ук “зеленка” сөртелгән катлам астыннан күреп булмый. Һәм иң мөһиме — “зеленка” киң таралган фикерне расламый, кычытуны бетерми”, - ди Комарова.
“Яраларга һәм тәндәге тимгелләргә нәрсә сөртергә соң? Каламин, ветригард, поксклин эремәләре кулланырга була. Алар икенчел инфекция кушылуга комачаулый гына түгел, ә кычытуны да бетерә”, — дип киңәш итә табиб.