Майлы балык, йомырка һәм кабак орлыгы - болар имтиханнарга әзерлек чорында укучы бала менюсында булырга тиешле ризыклар. Бу хакта табиб-диетолог, нутрициолог Ирина Писарева "Москва 24" каналына әңгәмәсендә сөйләгән.
Аның сүзләренчә, укучы имтиханнар тапшырырга әзерләнгәндә, аның рационына игътибарлы булырга һәм баш миен яхшырак эшләтүче ризыклар белән тәэмин итәргә кирәк. Бу очракта майлы балыклар аеруча ярдәм итәчәк, дип киңәш итә диетолог.
Скумбрия, сельдь, сөләйман балыгы — Омега-3 май кислоталарына бай, алар баш миенә яхшы эшләү өчен кирәк һәм фикерләү процессын тизләтергә, шулай ук хәтерне яхшыртырга ярдәм итә. Шуңа күрә баланың рационына атнага 2-3 тапкыр майлы балык кертегез.
Баш миенең яхшы эшләве өчен ризыкта холин матдәсенең күп булуы кирәк. Ә ул йомырка сарысында, иттә, шулай ук солы боткасында, чәчәк кәбестәдә күп.
"Бала холинны җитәрлек алганда, ул мәгълүматны яхшырак аңлый һәм тизрәк истә калдыра. Шуңа күрә атнага бер-ике тапкыр иртәнге ашка йомырка пешерергә кирәк", — дип билгели диетолог.
Автор фотосы.