ЗАГС реестры агымдагы елның 1 гыйнварыннан яңа туган сабыйларга кушкана иң киң таралган һәм гадәти булмаган исемнәрне атады. Иң сирәк кызлар исемнәре арасында Аврелия, Элли, Адалин, Маритта һәм Рукия кебек исемнәр аерылып тора. Малайларга кушкан иң сирәк исемнәр арасында Эльхан, Мөхәммәд-Солих, Ростислав, Айнат һәм Янислав бар.
Малайлар арасында бик озак вакыт инде Әмир (94) иң популяр исем булып кала. Аннан соң Эмир һәм Михаил (80шәр), Тимур (73) һәм Артем (65) исемнәре килә. Кызларга ешрак Амелия (82), Ясминә (72), Эмилия (69), Әминә (67) һәм София (61) исемнәре биргәннәр.
Сезнең якыннарыгыз сабыйларына нинди матур исемнәр куша, дуслар?
Автор фотосы.