“Аллегарда” вакцинасы Русия Федераль миграция хезмәтенең иммунология институты тарафыннан булдырылган. Клиник тикшеренүләрнең йомгаклау өлеше бара. Быел ук вакцина русиялеләр өчен уңайлы булырга мөмкин. Хәзерге вакытта каен серкәсенә аллергияне дәвалауның иң нәтиҗәле ысулы булып организмны аллергенга «ияләштерүче» АСИТ-терапия санала. Әмма тотрыклы нәтиҗә өчен кимендә өч ел курс кирәк.
Бу ысулдан аермалы буларак, “Аллергарда” белән дәвалану ике сезон дәвамында җитәрлек булачак, яхшы нәтиҗәгә беренчесендә үк ирешергә мөмкин, дип хәбәр итә “Известия” басмасы.
Яңа препаратның молекуляр составы үзенчәлеге. Ул иммун системасын аллергенга дөрес җавап бирергә өйрәтә.
Препаратны пациентларда 2024 елдан бирле сынау яхшы нәтиҗәләр күрсәткән. Мисал өчен, узган елда аларның күпчелеге өчен чәчәк ату сезоны җиңелрәк узган, аллергия симптомнары кимегән яки бөтенләй булмаган.
Русия Сәламәтлек саклау министрлыгының баш аллергологы Муса Хәитов ачыклык керткәнчә, препаратны киңкүләм әйләнешкә кертү пациентларны 2027 елгы сезонга әзерләргә мөмкинлек бирәчәк, чөнки вакциналауны чәчәк атканчы ук башларга кирәк. Бер айлык интервал белән биш инъекциядән торган курс октябрьдән мартка кадәр үткәреләчәк.
Фото: medvestnik.ru