Каен суын җыю сезонының традицион вакыты — март ахыры, апрель башы. Бу эчемлек витаминнарга һәм микроэлементларга бай. Каен суы иммунитетны ныгыта, нерв системасын саклый, ул бик яхшы антиоксидант, шешенү вакытында ярдәм итә. Аны хәтта балаларга да эчәрергә мөмкин, тик саклык белән, артыгы ашказаны-эчәк системасы белән проблемалар тудырырга мөмкин.
Каен суын юллардан һәм сәнәгать зоналарыннан ерактарак җыю яхшырак. Кәүсәнең диаметры 20-25 сантиметрдан ким булмасын. Җыю өчен, гадәттә, агачка зыян китермичә, зур булмаган тишем ясыйлар һәм чиста савыт кулланалар. Тишемне агач төбеннән ярты метр биеклектә ясасаң яхшы.
Суы күбрәк аксын дип, кәүсәне тирән тишмәскә кирәк. Беренчедән, бу агачка зыян китерә, икенчедән, суты агучы каналлар кайры белән үзагач арасында гына урнашкан.
Каен суын алып бетергәч, кәүсәдәге җәрәхәтне томалап кую мәҗбүри. Югыйсә берничә елдан бу агач корыячак. Тишемне бакча җилеме (садовый вар), балавыз, кер сабыны белән томалыйлар. Ул булмаса, берәр ботак тыгып куярга мөмкин. Ботак бүртеп, тишемне тулаем каплар.
Каен суын көндез генә җыеп була, төнлә кәүсәдәге сут агышы туктала. Агачның төньякка караган ягында суты күбрәк була
Яңа алынган сут пыяла савытта өч тәүлеккә кадәр саклана, аны туңдырырга мөмкин. Кайнатканда витаминнарның бер өлеше югала.
Шуны онытмагыз: бөреләр ачыла башлагач, каен суын агызырга ярамый.
Автор фотосы.