Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
31 март , 11:00

Гөлләрне чебеннән ничек арындырырга?

Өйдәге гөлләр төбендә, ел фасылына карамый, еш кына вак чебеннәр очып йөри.

Гөлләрне чебеннән ничек арындырырга?
Гөлләрне чебеннән ничек арындырырга?

Алар кайдан барлыкка килә? Гөлне ничек коткарып була? Әллә чыгарып кына ташларгамы?

Вак  чебен, сциарида — озынборынның бер төре.  Алар кеше, йорт хайваннары өчен зарарлы түгел, тешләми, кан эчми. Ләкин үсемлекне һәлак итәргә мөмкин. Сциаридалар — гөмбәле авыру күчерүчеләр. Алар туфрактан чыга.

Вак чебен барлыкка килгән икән, гөлне ташларга ашыкмагыз. Суны чамадан тыш сибү, гөл утыртканда туфракны дезинфекцияләмәү  — вак чебен барлыкка килүнең төп сәбәпләрнең берсе булырга мөмкин.

Бу чебеннәр үсемлеккә зыян китерми, дип күпләр ялгыша. Алар гөл төбенә йомырка сала. Бу, үз чиратында, тамырларга бик начар тәэсир итә. Бакча кибетләрендә бөҗәкләргә каршы төрле чаралар сатыла. Аларны кулланганда, чебеннән тиз котылып була. Халык ысулларына килгәндә, гөл төбенә марганцовкалы су, көл сибәргә мөмкин. Туфракны һәрвакыт карап торырга, суны чамалап сибәргә кирәк.

Бу ысулларның да ярдәме тимәсә, гөлнең сәламәт тамырлы өлешен зарарлысыннан аерырга һәм махсус чаралар белән эш­кәртергә кирәк. Шулай ук туфрагын алыштырып, күчереп утырту да мөһим. Мондый эшләрне башкарганда бүлмәне озак итеп җилләтегез. Гөл­ләрне балалар, йорт хайваннары өйдә булмаганда “дәва­ларга” кирәк.

Автор фотосы.

Автор: Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас