1 апрельдә һава торышы нинди булса, октябрьнең беренче көне дә шундый булыр. Йолдызлар күренмәсә, җылы көннәр җитә дигән сүз.
2 апрельдә елгадагы бозлар тиз агым белән китсә, икмәк уңар. Әгәр көн суык булып, кошлар чыркылдашса, җылы җәйгә.
3 апрельдә сулыкларда боз китмәсә, балыкчылар язгы "ау"ны көтмәсен.
4 апрельдә кояш кызарып баеса, яшелчә уңышы уңар. Ала каргалар коенса, җылыта.
5 апрельдә аяз төн — иртәнге суыклар билгесе.
6 апрельдә төн җылы булса, яз матур килер.
7 апрельдә көн җилле, бәс яки томан булса, уңышлы ел килә.
8 апрельдә көн нинди булса, 8 октябрьдә дә шуны көт.
9 апрельдә көндез әтәч кычкырмаса, ике-өч көннән явым-төшем башланыр.
10 апрельдә кояш кызарып чыгып, тиз арада болыт артына качса, яңгыр явар.
11 апрельдә кояш болытка утырса, кара каргалар төркемләп очса - яңгырга. Саесканнар агачның аскы ботакларына оя корса, җәй яшенле булыр.
12 апрельдә тузганак чәчәк атса, җәй кыска булыр.
13 апрельдә иртәдән яңгыр сибәләп торса, җәй дә яңгырлы килер.
14 апрельдә боз кинәт китсә, ел җиңел, уңышлы булыр.
15 апрельдә елгалар ярларыннан ташып акса, печән күп булыр.
Автор фотосы.