Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
1 апрель , 15:30

Кыяр утыртыр вакыт җитә

Теплицада аның уңышын нәрсә киметә?

Кыяр утыртыр вакыт җитә
Кыяр утыртыр вакыт җитә

Теплицаларга кыяр утыртыр вакыт та килеп җитте. Әлбәттә, анда урын күп түгел, ләкин һәр хуҗабикәнең бу яшелчәне төрлесеннән һәм күбрәк үстерәсе килә. Тик шуны онытмыйк: кыяр куакларының артык күп булуы уңышны сизелерлек киметә. Тәҗрибәле бакчачылар бер квадрат метрда дүрттән артык үсемлек урнаштырырга киңәш итми. Нәкъ менә шушы нормага таянырга кирәк тә инде. Әгәр үсемлекләр якын урнашса, теплица начар җилләтелә башлый, шуның аркасында гөмбәчекләрнең һәм башка авыруларның барлыкка килү ихтималы арта.

Артык якын утыртылган кыярлар бер-берсеннән дымны, туклануны ала, шуңа күрә аларның үсеше, һичшиксез, акрыная.

Үсентене 40-50 сантиметр ара саклап, шахмат тәртибендә урнаштырыгыз. Шулай ук түтәлләргә карата билгеле бер таләпләр бар, аларның биеклеге 20 сантиметрдан артмаска, ә киңлеге 50 сантиметр чамасы булырга тиеш.

Әгәр дә сез барысын да дөрес эшлисез икән, кыяр яхшы уңыш белән сөендерәчәк.

Автор фотосы.

 

Автор: Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас