+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Беләсең киләме?
2 апрель , 09:55

Икмәкне туңдыргычта саклыйсызмы?

Табиб бу уңайдан киңәш бирә.

Икмәкне туңдыргычта саклыйсызмы?Икмәкне туңдыргычта саклыйсызмы?
Икмәкне туңдыргычта саклыйсызмы?

Икмәкне туңдыргыта саклау аны файдалырак итә. Бу хакта “Вечерняя Москва" басмасына диетолог Елена Соломатина сөйләгән.

Аның сүзләренчә, икмәкне туңдыргычта тоту яхшырак, чөнки болай эшләгәндә ул озаграк саклана, шулай ук аның гликемик индексы үзгәрә.

“Икмәктә крахмал бар, һәм аны туңдырсаң, ул резистентлы була. Аны ашаганнан соң кешенең кандагы глюкоза дәрәҗәсе аз арта, һәм май артык килограммга салынмый, - диде Соломатина.

Моннан тыш, бу ысул белән саклаганда икмәк файдалырак була, ул акрынрак эшкәртелә һәм эчәклек өчен дә файдалы.

Белгеч әйтүенчә, икмәкне туңдыргычта табигый материаллардан ясалган ябык савытларда сакларга кирәк. Ә менә пакетта яисә агач икмәк савытында сакларга ярамый.

Табиблар кисәтә: икмәктә аз гына күгәрек булса да, ул сәламәтлек өчен куркыныч булырга мөмкин.

Автор фотосы. 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас